Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта МХОдә катнашучылар арасында «Абилимпикс» чемпионаты төгәлләнде

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

 29 июльдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында  «Абилимпикс» чемпионатын ябу тантанасы узды. 

Россиянең 79 төбәгеннән 400дән артык катнашучы 15 һөнәри компетенциядә ярышты, биш көн эчендә 500дән артык конкурс биремен үтәделәр. Иң популяр компетенция «БПЛА операторы» булды — 50 дән артык сугышчы нәкъ менә аны сайлады. 

Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Статс-секретарь - Оборона министрлыгы урыбасары Анна Цивилева катнашты.

Рөстәм Нургали улы финалга чыгучыларны котлады һәм аларның батырлыгын ассызыклады: "Хәрби сынауларны узгач, сез тыныч тормышта җиңүләрегезне дәвам итәсез. Бу ярышлар рух көче, хезмәт сөючәнлек һәм осталык яңа мәгънәгә ия булган мәйданчыкка әверелде".

Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларга Ватаныбызны саклауда күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерә.

"Үзебезнекеләр турында кайгырту" программасы кысаларында Татарстанның цифрлы командасы МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә бушлай техник ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Белгечләр компьютерларны диагностикалауда, программалар урнаштыруда, вирусларны бетерүдә һәм башка цифрлы мәсьәләләрдә ярдәм итәләр. 

Ярдәм алу өчен бушлай 117 номерына шалтырату яки «Үзебезнекеләр турында кайгырту» сайтындагы «Компьютер ярдәме» бүлегенә гариза язу да җитә.

Чемпионат нәтиҗәләре буенча иң яхшы 75 катнашучы 2025 елның октябрендә Мәскәүдә узачак «Абилимпикс» милли чемпионаты финалында үз төбәкләрен тәкъдим итү хокукына ия булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International