Татарстан «Интернетка рәхмәт-2025» конкурсында иң актив катнашучы төбәкләрнең бишлегенә керде

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы «Интернетка рәхмәт-2025» XI Бөтенроссия компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышлары конкурсының лидер-төбәкләр бишлегенә керде. Безнең республикадан 47 конкурс эше кабул ителгән.

Россия Социаль фонды һәм «Ростелеком» ГАҖ оештырган Конкурс компьютер белеме алган пенсионерлар һәм өлкән яшьтәге (50+) гражданнар арасында үткәрелә. 4 июльдәге мәгълүматларга караганда, конкурста Россиянең 57 төбәгеннән вәкилләр катнаша, ә иң актив субъектлар - Мәскәү өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Санкт-Петербург, Сахалин өлкәсе һәм Татарстан Республикасы.

ТР Цифрлы үсеш министрлыгы республиканың барлык пенсионерларын һәм өлкән яшьтәге гражданнарын конкурста актив катнашырга чакыра. Конкурс эшләре 2025 елның 27 октябренә кадәр сайтта "Конкурс"бүлегендә кабул ителә.

Катнашу өчен сайтта гариза-форма тутырырга кирәк: azbukainterneta.ru/konkurs, конкурс эшен (эссесын) кушарга, эш авторы сурәтләнгән ике фотография өстәргә.

Өлкән буынны компьютер грамоталылыгына өйрәтүче мөгаллимнәр өчен дә аерым номинация каралган.

Конкурска нәтиҗәләрне 2025 елның декабрендә ясау планлаштырыла. Һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк (өчәр призер).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International