Алгоритмик программалаштыру буенча «РуКод» халыкара чемпионаты — алгоритмнар өлкәсендәге белемнәреңне тикшерү, БДИда өстәмә баллар алу яки портфолиоңны көчәйтү, шулай ук призлар өчен көрәшү мөмкинлеге ул. Ярышларга кушылу өчен Дәүләт хезмәтләренә гариза бирегез.
Кем катнаша ала:
Теләге булган һәр мәктәп укучысы, студентлар, ИТ-тармак белгечләре. Иң мөһиме - программалаштыру телләренең берсен белү: Python, C/C,, Java, Kotlin, Rust.
Чемпионат кысаларында барлыгы өч дивизион: өлкән, урта һәм кече. Дивизионны сайлау катнашучыларның дәрәҗәсе белән билгеләнә - тест узарга кирәк булачак. Командага бердән өчкә кадәр кеше керә ала.
"2019 елда RuCode фестивале идеясе Россия Федерациясе Президенты гранты белән хупланды. Чемпионат ясалма интеллект һәм алгоритмик программалаштыру буенча RuCode Бөтенроссия фестиваленең бер өлеше булып тора, 5 ел дәвамында ул Мәскәү физика-техник институты тарафыннан оештыручы вузлар консорциумы белән берлектә үткәрелде. 2024 елда чемпионат программалаштыру буенча иң массакүләм ярыш буларак Россия рекордлар китабына эләкте. Шулай итеп, Владивостоктан Калининградка кадәр илебезнең әйдәп баручы университетлары арасындагы кооперация нәтиҗәсендә, фестиваль кысаларында интеллектуаль ярышларның илебез стандартын эшләтеп җибәрүгә ирешелде", – дип ассызыклады МФТИның программа инженериясе югары мәктәбе директоры Алексей Малеев.
2025 елдан «РуКод» алгоритмик программалаштыру буенча чемпионат халыкара статус алды. Чемпионатны ел саен уздыру турындагы боерыкка Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин кул куйган. Карар программалаштыруны үстерүгә һәм популярлаштыруга, яшь талантларның һөнәри эшчәнлек буларак программалаштыруга кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән. Чемпионат операторы функцияләрен МФТИ башкара, координаторы - Россия Цифрлы үсеш министрлыгы.