9 июньнән Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм төбәк халыкларының башка телләре үсеше һәм эшчәнлеге проблемаларын яктыртуга юнәлдерелгән республика медиапроектлар конкурсына гаризалар кабул итү игълан ителде.
Бәйге Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан «Татмедиа» Аентлыгы белән берлектә үткәрелә. Иң яхшы проектлар авторлары идеяләрен гамәлгә ашыруга финанс ярдәм алачак.
Конкурс үзенчәлекләре:
1. Гаризалар 2025 елның 14 августында 18:00 сәгатькә кадәр кабул ителә;
2. Проектта өч номинация:
3. Гомуми грант ярдәме күләме - 450 мең сум.
Документларны түбәндәге адрес буенча җибәрергә була: Казан, Петербург ур., 52 йорт, 412 кабинет, ИТ-бергәлек үсеше секторы. Документларның электрон күчермәләрен e-mail да тапшыру рөхсәт ителә: GR.Sabirova@tatar.ru.
Белешмәләр өчен контакт телефоннары: 8(843) 231-77-61, 8(843) 231-77-52.
Конкурс шартлары һәм өстәмә мәгълүмат Татарстан телләре буенча дәүләт программасы порталында бар.