23 һәм 24 июльдә Казан телеүзәгендә планлы профилактика

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

Бүген һәм иртәгә Казан телеүзәгендә ел саен ткүрелә торган профилактик эшләр 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр үткәрелә. Анда беренче мәртәбә илебездә җитештерелгән «Алмаз-Антей» тапшыргычын урнаштырачаклар, цифрлаштыруда импортны алыштыруны дәвам итәләр. Мондый модернизация телетапшыруларның ышанычлылыгын һәм тотрыклылыгын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Техник хезмәтләр антенналарның, фидер трактларының һәм башняның яктырту техникасының торышын тикшерәчәк. Күрсәтелгән чорда түбәндәге телеканаллар һәм радиостанцияләр тапшырулары вакытлыча туктатыла:

  • РТРС-1 һәм РТРС-2 цифрлы эфир телевидениесе пакетлары;
  • Радиостанцияләр: "Россия радиосы", "Татарстан радиосы", "Маяк", "Вести-FM", "Серебряный дождь", "Гордость", "Безнең Радио".
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International