9 июльдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта республиканың цифрлы командасының коллегиясе узды, ул тармакның агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясауга һәм Татарстанны цифрлаштыруда алга таба үстерү юнәлешләрен билгеләүгә багышланган иде.
Татарстан Республикасы Россиянең цифрлы лидеры урынын ныгытуны дәвам итә. 2025 елның беренче яртыеллыгында мобиль интернет абонентлары саны 5,43 млн кулланучыга кадәр артты (узган елга карата +6%), ә чыбыклы интернет кулланучылар саны 1,32 млн абонентка җитте (+5%), диде Татарстан цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев.
Цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы кысаларында беренче яртыеллыкта югары тизлекле интернетка 70 авыл торак пункты тоташтырылган (инвестицияләр 420 млн сум тәшкил иткән). Ел ахырына кадәр тагын 89 авылны (534 млн сум) элемтә белән тәэмин итү планлаштырыла.
"Таттелеком" компаниясе авыл җирендә GPON оптик челтәрләрен киң колачлы төзүне дәвам итә. 2025 елда 50 мең авыл хуҗалыгын тоташтыру мөмкинлеген тәэмин итү планлаштырыла, шуларның 32 меңе беренче яртыеллыкта 101 торак пунктта оптик җепселгә тоташу мөмкинлеге алды инде.
Татарстан үзебезнең телекоммуникация җайланмаларын актив рәвештә гамәлгә кертә. Республикада Россиядә җитештерелгән 8 «Иртея» (МТС) һәм 46 «Булат» (Т2 Мобайл) база станциясе урнаштырылган.
Цифрлы суверенитет программасы кысаларында хакимият органнарында һәм бюджет учреждениеләрендә 150 мең эш урыны «Астра Линукс» операцион системасына күчерелгән. Төрле офис пакетларын тестлаштырганнан соң, «Р7-Офис» сайланды, ул функцияләре һәм кулланучылар өчен уңайлылык буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Илья Начвин, Татарстан цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары "ТР Хезмәтләре 2.0" турында сөйләде. Ул дәүләт, муниципаль хезмәтләрне һәм көндәлек сервисларны берләштерә. Кушымта даими рәвештә камилләштерелә: счетчик күрсәткечләрен автомат рәвештә тапшыру гамәлгә кертелгән, документларны рәсмиләштерү өчен КФҮ белгече белән видеоэлемтә аша шәхси визитсыз аралашырга мөмкинлек бирә торган уникаль «Госконсьерж» сервисы эшли башлаган.
Иминлек өлкәсендә "Имин шәһәр" системасы актив үстерелә — Татарстан Республикасы геопорталында 83 меңнән артык видеокамера турында мәгълүмат урнаштырылган. Урнаштырылган IP-домофоннар саны 21 меңнән артып китте, бу күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең өстәмә иминлеген тәэмин итә.
«Халык инспекторы» сервисы аеруча популяр, аның аша халык юл кагыйдәләрен бозу турында хәбәр итә ала һәм алыначак штраф суммасының 25% аларга бара. 2025 елда әлеге сервис аша 125 меңнән артык хәбәр җибәрелгән, ә иң актив кулланучылар 530 мең сумнан артык акча эшләгән.
Дәүләт идарәсенә ясалма фәһемне гамәлгә кертүдә шактый алга китеш бар. ЯФ белән «Госпромпт» сервисын 112 министрлык һәм ведомстводан 2000нән артык хезмәткәр куллана. Система документларны эшкәртү вакытын сәгатьтән минутка кадәр кыскартырга мөмкинлек бирде.
Татарстан МАХ илкүләм мессенджерын актив сыный. Якындагы айларда аның аша табибка яки КФҮгә язылырга, дәүләт хезмәтләре нәтиҗәләрен алырга һәм «Халык контроле» ндә гаризаларны карауны күзәтергә мөмкин булачак. Ел ахырына кадәр цифрлы студент билетын куллану мөмкинлеген гамәлгә ашыру һәм отельләрдә паспортны күрсәтүне QR-кодка алмаштыру планлаштырыла.
"Бүген Татарста н- илдә цифрлы өлкәдә алдынгы төбәк. Без мондый нәтиҗәләргә команданың җайга салынган эше, тармак экспертлары ярдәме һәм, беренче чиратта, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның сратегик курсы нәтиҗәсендә ирешәбез, ә ул безгә конкрет бурычлар куя, — дип билгеләп үтә Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин. - Без цифрлаштыруның икътисадны, социаль өлкәне һәм татарстанлыларның тормышын яхшы якка үзгәрүен күрәбез".
Барлык бу инициативалар «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла, аның максаты — алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү һәм мәгълүматлар инфраструктурасын үстерү аша мөстәкыйль цифрлы икътисад төзү.