2025 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгында коррупциягә каршы тору буенча тематик дәрес узды. Чара министрлык һәм аның ведомство буйсынуындагы оешмалар хезмәткәрләре катнашында узды.
Төп спикер булып Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең өлкән оперуполномоченные А.А. Белоусов чыгыш ясады. Аның доклады оешмада дәүләт сатып алуларын хокукый гамәлгә ашыруга һәм бу өлкәдә коррупция куркынычларын булдырмауга багышланган иде.
Дәрес барышында түбәндәге темалар тыңланды:
- Цифрлаштыру өлкәсендә төп коррупция куркынычы
- Коррупциячел хокук бозуларны булдырмауның хокукый механизмнары
- Коррупция схемаларын ачыклау һәм чик кую практикасы