Татарстан студентлары - «IT-Планета 2025» халыкара олимпиадасы призерлары

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

Татарстан студентлары «IT-Планета 2025» халыкара IT-Олимпиадасында һәм «ИТ-Планета» үзәге оештырган башка конкурсларда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Алар, үзләренең югары осталыкларын һәм профессиональлекләрен раслап, берьюлы берничә категориядә бүләкләр яуладылар.

Җиңүчеләрне котлыйбыз:

  • «Роббофабрика - D. I. Y. Робот» конкурсында 1 урын — Мальцева Светлана (Иннополис университеты);
  • «Astra Linux администрациясе» конкурсында 2 урын — Тимуршин Булат (Туполев ис. Казан илкүләм тикшеренү техник университеты);
  • «Тарих һәм мәдәният – Терра-Политех» 2025 конкурсында 3 урын — Хуҗин Әмир (Иннополис Университеты).

«IT-Планета 2025» Россиядән, БДБ илләреннән һәм дөньяның башка илләреннән 20 000нән артык катнашучыны җыйды. Яшь белгечләр программалаштыру, робот техникасы, пилотсыз авиация системалары, ясалма интеллект, операцион системалар администрациясе, мәгълүматлар базасы, челтәр технологияләре, VR/AR, мәгълүмати куркынычсызлык, мобиль кушымталар эшләү һәм башка бик күп өлкәләрдә ярыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International