"Киләчәк коды. Ясалма фәһем" бушлай курсларына язылыгыз

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Хәзер ЯФ, машина өйрәнү һәм Python нигезләре хәтта бу өлкәләрдә белем булманан кешеләр өчен дә мөмкин! Дәүләт хезмәтләре порталында "Киләчәк коды. Ясалма фәһем" программасына кушылыгыз һәм каникулларны файдалы уздырыгыз.

ЯФ технологияләрен өйрәнү - югары уку йортларына ИТ-белгечлеккә керергә планлаштыручылар өчен яңа юнәлеш. 2025 елда программада кимендә 75 мең студент белем ала алачак.

Кем гариза бирә ала:

  • 8-11 сыйныф укучылары; 
  • көллият һәм техникум студентлары.

Катнашучылар «Киләчәк коды»проектын тәмамлаучылар булырга тиеш түгел.

Укучыларны нәрсә көтә:

  • МФТИ, Яндекс, 1Т, Цифриум һәм программистлар мәктәбеннән 6 курс;
  • 54 сәгать онлайн-укыту;
  • Программа үтүгә 4 ай бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International