Татарстан халыклары телләрен саклауга юнәлдерелгән медиапроектлар конкурсына гаризалар кабул итү башланды

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы бюджетыннан грантлар бирү буенча ел саен үткәрелә торган республика конкурсына заявкалар кабул итә башлау турында игълан итә. Конкурс Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм төбәк халыкларының башка телләре үсеше һәм эшчәнлеге проблемаларын яктыртучы иң яхшы медиапроектларны ачыклауга юнәлдерелгән.

Конкурс өч номинациядә уздырыла:

  • «Интернет челтәре өчен иң яхшы медиаресурс проекты» – Татарстан халыклары телләренә багышланган интернет-ресурслар булдыруга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектлар;
  • «Интернет челтәрендә туган телне яклауга юнәлтелгән иң яхшы интернет-акция проекты» – интернетта туган телләрне популярлаштыруга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлтелгән акцияләр һәм чаралар;
  • «Социаль челтәрләрдә туган телне популярлаштыручы һәм/яки саклаучы иң яхшы проект» – социаль челтәрләрдә Татарстан халыклары телләрен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлтелгән проектлар.

Гаризалар һәм проектлар 9 июньдә кабул ителә башлады һәм 14 августның 18:00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк. Һәр номинациядәге иң яхшы эшләрнең авторлары проектларын гамәлгә ашыру яки үстерү өчен грантлар алачак. Быел грантларның гомуми суммасы 450 мең сум тәшкил итәчәк. Акчалар республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк.

Гаризалар һәм кәгазь документлар пакеты түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420074, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург урамы, 52 йорт, 4 кат, 412 кабинет, ИТ-бергәлекнең үсеш секторы. Шулай ук документларның сканерланган күчермәләрен электрон почтага тапшырырга мөмкин: GR.Sabirova@tatar.ru.

Конкурс эшләре проектлары GR.Sabirova@tatar.ru электрон почтасына җибәрелергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон номерлары: 8 (843) 231-77-61; 8 (843) 231-77-52.

Конкурс турында өстәмә мәгълүмат ТР Цифрлар министрлыгының һәм «2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасының рәсми сайтларында урнаштырылган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-xalyklary-tellarena-yardam-itu-mediaproektlary-konkursy-baslandy-5906085

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International