Казан мәктәбендә ТРЦифрлы үсеш министрлыгы һәм Вконтактеның мәгълүмат куркынычсызлыгы темасына Цифрлы ликбез дәресе узды

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

24 апрель көнне «Цифрлы ликбез» бөтенроссия проекты кысаларында «Мәгълүмат куркынычсызлыгы җиһазлары» һәм «Ялган аккаунтлар» темасына дәрес үткәрелде. 108 нче гомуми белем мәктәбенең 5-7 нче сыйныф укучылары социаль челтәрләрне яклау алгоритмнарының ничек эшләвен, шәхси аккаунтларны яклауны көчәйтү һәм кибермошенникларны танып белү ысулларын өйрәнделәр.

Дәресне ТР Цифрлаштыру министры урынбасары Булат Габдрахманов һәм VK мәгълүмат куркынычсызлыгы блогының продукт маркетологы Маргарита Колотупова үткәрде.

Конкрет тормыштагы вакыйгалар мисалында яклау чаралары турында министр урынбасары уртаклашты, мошенниклар шәхси мәгълүматларга яшүсмерләр исеменнән яисә челтәрдә балигъ булмаганнарны куркытып керә ала, дип аңлатты. Ә Маргарита VK Fortnite онлайн-уенда махсус уен режимын эшләтеп җибәрде, анда кулланучылар мәгълүмат куркынычсызлыгы һәм аны яклауны тәэмин итә торган технологияләр турында күбрәк белә алачак, дип сөйләде.

«Цифрлы ликбез» проекты «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проектының «Цифрлы трансформация өчен кадрлар» федераль проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла, бу исә укучыларга ИТ-белгечлекләр, киберкуркынычсызлык һәм цифрлаштыру белән яхшырак танышырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International