ТР Цифрлы үсеш министрлыгы матбугат конференциясендә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен "GO CTF 2025" турниры турында сөйләде

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

"Татмедиа"да Татарстан Республикасының «GO CTF 2025» ачык турнирын уздыруга багышланган матбугат конференциясе узды, ул мәктәп укучыларында һәм студентларда ИТ һәм киберкуркынычсызлык өлкәсендә күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Турнирда катнашу яшь профессионалларга белемнәрен күрсәтергә һәм лаеклы бүләкләр алырга мөмкинлек бирә.

Узган ел чарада Россиянең, Беларусь, Казахстан, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасының 43 төбәгеннән һәм 72 торак пунктыннан 100 команда катнашты. Катнашучылар криптография, кире инженерия, стеганография, үтеп керүгә тестлаштыру, администраторлык һәм киберкриминалистика кебек юнәлешләрдә ярыштылар.

Конференциядә ТР Цифрлы үсеш министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, ICL һәм ХКҮ-КМТҺЭТ вәкилләре катнашты:

Турнир ТР Цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты ярдәмендә уза. 

Теләге булган һәркем сайтта 17 майга кадәр гариза калдыра ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International