«Сетевичок» Бөтенроссия педагогик турнирында катнашырга чакырабыз

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Хөрмәтле педагоглар һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре! «Сетевичок» турниры кысаларында белем бирү һәм тәрбия процессына мәгълүмати куркынычсызлык мәсьәләләрен интеграцияләүгә юнәлдерелгән чаралар циклы тәкъдим ителә.

Катнашучыларны нәрсә көтә?

Сыйныф җитәкчеләре, укытучылар, психологлар, социаль педагоглар һәм мәгариф системасының башка белгечләре өчен гамәли юнәлешле форматлар. Суицидларны профилактикалауга һәм яшүсмерләр арасында экстремизмга һәм террорчылыкка каршы торуга аерым игътибар бирелә.

Ничек катнашырга?

Чара бушлай уздырыла. Катнашу өчен «Единыйурок.рф» сайтына «Чаралар» → «Сетевичок» бүлегенә мөрәҗәгать итегез яки сылтама буенча күчегез. Турнир тәмамлангач, катнашучылар үзләренең катнашуларын раслый торган электрон дипломнар алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International