Оператор актив рәвештә өлкәннәргә дәүләт хезмәтләрен кулланырга өйрәткән мәктәп укучыларын бүләкли.
Бәйге барышында җыйган балларын укучылар «МегаФон» бүләкләренә алыштыра ала: мобиль Wi-Fi роутерлар, 4G модемлар, 4GTurbo смартфоны, web-камералар, шулай ук рюкзаклар, мендәрләр, блокнотлар һәм башкалар.
Исеезгә төшерәбез, моңарчы «МегаФон» компаниясе «IT-чемпион» бәйгесенең 1нче этабында партнер иде, һәм катнашучыларга бүләкләр тәкъдим итте. Шулай ук, компания ИТ-паркта узган бәйгенең 1нче этап җиңүчеләрен бүләкләү чарасында катнашты, һәм җиңүчеләрне бүләкләде.
Республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрылыгы белән үткәрелә. Бәйгенең төп максаты, Татарстанда яшәүчеләрне актив рәвештә электрон дәйләт хезмәтләре белән кулланырга этәрергә. Мәктәп укучылары өлкәннәрне Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль Порталы uslugi.tatarstan.ru белән кулланырга өйрәтеп, баллар җыя.
Бәйгенең һәр этабы ахырында һәр муниципаль районда 3 укучы iPad планшеты белән бүләкләнә. Шулай ук җыйган баллары укучылар төрле бүләкләргә алыштыра ала. Алар арасында бәйге логотибы белән сувенир продукция, театрларга билетлар, партнерлар бүләкләре.
«Коммуналь хезмәтләрне, штрафларны түләү, справкалар алу һәм башка хезмәтләрне Портал аша алу бик уңайлы. Республика территориясенең 95% территориясендә мобиль интернет белән кулланып була. Димәк, дәүләт хезмәтләр белән уңайлы вакытта кулланып була. Безнең фикеребезчә, электрон хезмәтләр үсеше перспективасы технологияләр үсеше белән бермә-бер тыгыз бәйләнештә. Без электрон хезмәтләрне үстерүгә бәйлнәг проектларның мөһимлеген аңлыйбыз”, - ди «МегаФон» компаниясенең Татарстан Республикасы буенча региональ бүлекнең директоры Сергей Обыденников.
Исегезгә төшерәбез, «IТ-чемпион» бәйгесе 1 мартта старт алды. 9 ай эчендә конкурста 246 мең укучы катнаша. Алар Портал белән кулланырга 283 мең. өлкәннәрне җәлеп иткән. (Шул исәптән, Порталдагы 220 мең. яда шәхси кабинет бәйге ярдәмендә эшләнелгән).
Республика күләмендә баллар буенча лидерлар - Актаныш, Апас, Казанның Совет һәм Идел буен районнары укучылары.