18 февральдә Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы хезмәткәрләре һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар вәкилләре коррупцион һәм башка хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән семинар-киңәшмәдә катнаштылар. Бу чара 2024 елга керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү буенча хисап кампаниясенә әзерлекнең бер өлеше булды.

Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Бәдертдин кызы Шрша, чынбарлыктан мисаллар китереп, катнашучыларга коррупциягә каршы законнар күзлегеннән караганда, нинди гамәлләр хокуксыз дип саналырга мөмкинлеген аңлатты.
Чарада катнашучылар актив рәвештә сораулар бирделәр һәм кирәкле хисап белешмәләрен тутырырга өйрәнделәр, бу, белешмәләр биргәндә, хаталар һәм төгәлсезлекләрне булдырмаска ярдәм итә. Шулай ук хакимият органнарында коррупция күренешләрен булдырмау буенча чараларны көчәйтү турында тәкъдимнәр дә каралды.