18 февральдә ХКҮ-КМТҺЭТ конференц-залында «Профессионаллар - 2025» чемпионатының төбәк этабын ачу тантанасы узды. Бу чара тәҗрибәле осталарга да, яңа гына эшли башлаган белгечләргә дә тәҗрибә уртаклашырга һәм үз күнекмәләрен камилләштерергә уникаль мөмкинлек бирә.
Ачылу тантанасында сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министры урынбасары Булат Габдрахманов һәм «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин чыгыш ясады. Алар чараның һөнәри күнекмәләрне үстерү һәм катнашучылар арасында тәҗрибә уртаклашу өчен мөһимлеген ассызыкладылар.
17-21 февраль көннәрендә ХКҮ-КМТҺЭТ базасында 10 компетенция буенча ярышлар оештырылды. Алар арасында видео җитештерү, веб-технологияләр, мобиль робот техникасы, комплекслы пилотсыз системаларда ясалма фәһем технологияләре һәм башкалар бар.