ТР Цифрлы үсеш министрлыгы МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә түләүсез компьютерга кагылышлы ярдәм күрсәтә

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Ватанны саклаучылар елында Татарстанның цифрлы үсеш командасы ИТ-парк һәм ХКҮ-КМТҺЭТ белән берлектә сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән мөһим эш башлап җибәрә. Хәзер аларга компьютерларга бәйле теләсә нинди сораулар буенча бушлай ярдәм күрсәтелә: онлайн да, офлайн да. Бу карар техник ярдәмгә мохтаҗлар булган илебез сагында торучыла ихтыяҗларына җавап булды.

Ничек ярдәм алырга? Гаризалар 117 номеры буенча бушлай кабул ителә, шулай ук «Үзебезнекеләр турында кайгырту» («Забота о СВОих») сайты аша гариза биреп була. Сайтның  төп битендә «Компьютер ярдәме» исемле махсус блок бар, анда гаризаны ничек бирергә кирәклеге турында тулы мәгълүмат урнаштырылган. Татарстанның цифрлы үсеш командасы белгечләре компьютерның эшләвен диагностикалауда, программаларны урнаштыруда һәм көйләүдә, вирусларны бетерүдә һәм эксплуатация буенча консультацияләр бирүдә ярдәм итәргә әзер.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин: «Безнең бурыч — киләчәгебезне саклаучыларга һәм безгә тынычлыкта яшәргә мөмкинлек бирүүчеләргә ярдәм итү. Без сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә техник ярдәмнең никадәр мөһим булуын аңлыйбыз һәм безнең инициатива аларга көндәлек тормышта ярдәм итәр дип өметләнәбез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International