Роман Шәйхетдинов Патрик Алльман һәм Франция делегациясенә Казан ИТ-паркын тәкъдим итте

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе

Кичә Казан ИТ-паркында Патрик Алльман җитәкчелегендә Прованс регионыннан делегация булды. Алльман актив рәвештә Россиянең инновацион потенциалы белән кызыксына. Ул 31 октябрьдә “Ачык инновацияләр” форумында “Россия регионнары: Ничек глобаль инновацион экономикада ярышырга?” түгәрәк өстәлдә катнашты. Шул исәптән, Франция кунагының Казан ИТ-паркына килүе очраклы түгел. Нәкъ менә биредә Россиянең мәгълүматлаштыру өлкәсендә лидер регионы – Тататарстанда – инновацияләр үсеше белән танышып була.

Делегацияне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алды.

Патрик Алльманга Казан ИТ-паркының кызыклы проектларын тәкъдим иттеләр. Экскурсия ИТ-паркның 1нче катында башланды. Аннары кунакларга бизнес-инкубатор тәкъдим ителде.

Биредә Роман Шәйхетдинов кунакларга электрон дәүләт хезмәтләр, “Халык контроле” системасы, Иннополис проекты турында сөйләде. Татарстан мәгълүматлаштыру өлкәсенә зур игътибар бирә. “Безнең максат – электрон рәвештә күрсәтелә торган электрон хезмәтләрне 50%ка җиткерү.”, ди министр.

Шулай ук, кунакларга «ГЛОНАСС +112» системасының мониторингы тәкъдим ителде. Франциядә дә аналогик система кертү алып барыла икән. Әмма Алльман сүзләренчә Франция әле Татарстандагы кебек үсеш ноктасына җитмәгән.

Кунаклар визиты ахырында Роман Шәйхетдинов һәм Патрик Алльман истәлекле бүләкләр белән алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International