Татарстан Президенты “Карнеги Меллон” университеты проректоры белән очрашты

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм "Карнеги Меллон" университеты вице-президенты - проректоры Марк Камлет "Иннополис" университеты проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Мәскәүдә “Ачык инновацияләр” форумы кысаларында Татарстан стенды янында узган очрашуда шулай ук Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләре министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов,Татарстан Республикасы Президентының икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин катнашты.

Марк Камлетны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, “Ачык инновацияләр” форумы нәтиҗәсендә Татарстан белән "Карнеги Меллон" арасындагы хезмәттәшлекнең агымдагы ситуациясе һәм шулай ук перспективалары буенча фикер алышу мөмкинлеге бар. "Иң мөһиме, без уртак магистрлык программасын эшләтеп җибәрдек ,бу – базар өчен әйбәт сигнал", - дип саный Татарстан Президенты.

РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров үз чиратында Иннополиста оештырылучы ИТ-университет Россиядә әлеге вакытта эшләп килүче вузлардан аерылып торачагын искәртте. Министр билгеләп үткәнчә, Россиядәге бөтен эре университетлар - дәүләт университетлары. Ә Иннополис университетында вуз белән шул тармак компанияләре идарә итәчәк, алар күзәтү советы составына керәчәкләр. "Хәзер без потенциаль хезмәттәшләребез белән озак сроклы контрактларның детальәре турында сөйләшәбез", - дип хәбәр итте Николай Никифоров.

"Безгә Иннополис университеты проекты бик тә кызыклы", - дип белдерде "Карнеги Меллон" университетының проректоры - башкарма вице-президенты Марк Камлет.

Очрашу барышында яклар Иннополис университеты проектын гамәлгә ашыру турында җенткеләп сөйләштеләр һәм Татарстанның һәм "Карнеги-Меллон" университетының алга таба адымнарын билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International