Чаллыдагы «Кванториум» да роботлар сугышы ярышлары

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Балалар технопаркында алтынчы мәртәбә робот техникасы буенча «Роботлар сугышы» ачык республика ярышлары узды.

«Роботлар сугышы» популярлаша бара һәм быел Яр Чаллыга катнашучылар саны рекордлы санда — Татарстан Республикасының 15 районыннан һәм Казаннан 130 дан артык укучы килде.

«Роботлар сугышы» Кванториумда 2017 елдан бирле үткәрелә, балалар технопаркы 2016 елда «ИТ-парк югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ һәм «КАМАЗ» ГАҖ катнашында «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган.
Ярышлар өч номинациядә һәм ике яшь категориясендә: 10-13 һәм 14-18 яшьләрдә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International