Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы вакантлы вазыйфаны биләүгә конкурс игълан итә: бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык бүлегенең әйдәүче белгече
Таләп:
- Югары һөнәри белем.
- Бухгалтерия һәм хисаплылыкка кагылышлы мәсьәләләрне тирәнтен аңлау.
Документлар 2024 елның 23 декабреннән 2025 елның 13 гыйнварына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420074, Казан ш., Петербург ур., 52. Кабул итү сәгатьләре:Дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9:00 дән 18:00 гә кадәр, җомга 9:00 дән 16:45 кә кадәр, төшке аш 11:45 дән 12: 30 га кадәр. Телефон: +7 (843) 231-77-91, 231-77-90.
Вакансияләр турында тулырак мәгълүмат «Дәүләт хезмәте һәм идарәче кадрларның федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында (http://gossluzhba.gov.ru).
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгында уңышлы карьерага нигез салу мөмкинлегеннән файдаланыгыз.