Кытайда халыкара чемпионатта 1 урын!

2024 елның 20 декабре, җомга

13-18 декабрь көннәрендә Кытайда Гуанчжоуда һөнәри осталык буенча халыкара Чемпионат узды.

ХКҮ-КМТҺЭТ студентлары Кытайның Гуанчжоу шәһәрендә The Youth Skills Competition of the Shanghai cooperation Mganization members һөнәри осталык чемпионатында бик шәп чыгыш ясады!

1 курс студенты Евлампиев Егор, 120 П группасы һәм 3 курс студенты Мәүлебирдинов Тимур, КСК 315 группасы масштаблы халыкара чарада катнаштылар.

Балалар Кытайда Гуанчжоу электромеханика техник көллиятендә уза торган Шанхай бердәмлеге оешмасының Яшьләр күнекмәләре ярышында Россия исеменнән чыгыш ясадылар.

Ярышларда Россияне тәкъдим иткән ХКҮ-КМТҺЭТ конкурсантлары башка илләрдән көндәшләрен узып киттеләр һәм "Мобиль робототехника" компетенциясендә беренче дәрәҗә җиңүчеләр булдылар, югары дәрәҗәдәге һөнәри әзерлекләрен күрсәттеләр.

Студентларыбызны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! ХКҮ-КМТҺЭТ үзенең студентлары һәм аларның казанышлары белән горурлана!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International