«Цифрлы дәрес» бөтенроссия мәгариф проекты «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» төбәк проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
8 нче сыйныф укучылары өчен «Шәһәр коды: хәрәкәттә технологияләр» темасына дәресне Татарстан Республикасы цифрлаштыру министры урынбасары Булат Габдрахманов үткәрде.
Укучыларга цифрлы чишелешләрнең безнең тормышыбызны көн саен ничек үзгәртүе турында сөйләделәр – акыллы светофорлардан алып транспорт белән идарә итү системаларына кадәр. Балалар «Акыллы шәһәр» нигезендә нинди технологияләр кулланылганын белделәр, шулай ук безнең илдә цифрлаштыруның киләчәге турында сораулар бирә алдылар.
Мондый дәресләр укучыларга IT-технологияләрнең мөһимлеген һәм аларның хәзерге дөньядагы ролен аңларга ярдәм итә. Мондый чаралар балаларыбызны программалаштыруны һәм башка цифрлы һөнәрләрне өйрәнергә рухландырыр дип ышанабыз!