Коррупциягә каршы көрәш темасына тармак видеоконкурсы тәмамланды

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

1 урынны «ХКҮ-КМТЭТ» ДАҺБУнең 1 курс студенты Маннанов Әмир «Барысы да сайлаудан башлана» видеоролигы белән яулады;

2 урынны «ХКҮ-КМТЭТ» ДАҺБУ студентлары төркеме - 4 курс студенты Кирилл Панков һәм 3 курс студенты Галәмов Роберт - «Ничек ришвәт бирмәскә» видеоролигы белән, һәм «ХКҮ-КМТЭТ» ДАҺБУнең 2 курс студенты Фәррахов Таһир «Ришвәтсез дөнья» видеоролигы белән бүлештеләр.;

3 урынны «ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге» ДУПнең проектлар белән идарә итү бүлегенең 1нче категорияле проектлар җитәкчесе Ширгина Екатерина «Коррупциясез дөнья яхшырак» видеоролигы белән һәм «ХКҮ-КМТЭТ» ДАҺБУнең 1 курс студенты Шадрова Диана «Коррупциягә юл юк» видеоролигы белән бүлештеләр.

ҖиңүчеләргәБ.Рәмиев ис. ИТ-паркта «Киберпарк-Арена» га бару өчен сертификатлар һәм конкурс лауреатлары дипломнары тапшырылды!

Конкурсның максаты җәмгыятьтә коррупция күренешләренә карата түземсез мөнәсәбәт формалаштырудан гыйбарәт иде.

Конкурсны Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгы, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ һәм «Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» ДАҺБУ оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International