Ул үсеп килүче буынның кибергамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Онлайн-олимпиада 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
1-11 сыйныф укучыларын анда катнашырга чакырабыз! Укучылар Учи.ру белем бирү платформасында интернеттан һәм цифрлы җайланмалардан куркынычсыз файдалану күнекмәләрен тикшерә һәм яхшырта алачак.
Нәтиҗәләренә карап, укучылар диплом, грамота яки сертификат алачак. Бүләк Учи.ру платформасындагы шәхси кабинетта «Портфолио» да булачак.
Олимпиада «Илкүләм приоритетлар» АКБО тарафыннан «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты, Россия Цифрлы үсеш министрлыгы һәм Авито ярдәмендә оештырылды.