Кама аръягы сәнәгать кластерында 4G-челтәре көчәйтелде

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Мобиль оператор билайн «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында Татарстанның эре предприятиеләре «СИБУР – Түбән Кама нефть химиясе» һәм «ТАНЕКО» АҖдә инфраструктураны яңартты һәм челтәр мөмкинлекләрен киңәйтте.

Компания инженерлары сәнәгать комплекслары территориясендә 15 яңа телеком-объект төзегән, бу 4G-интернет тизлеген сизелерлек арттырган һәм тавыш чакыруларының сыйфатын яхшырткан.

Оператор эшләтеп җибәргән җиһазлар цехларда һәм җитештерү мәйданчыкларында да, шулай ук керү зоналарында һәм контроль-үткәрү пунктларында да 4G-элемтәне тотрыклы иткән һәм каплауны тәэмин иткән. Шулай ук челтәр заводларга илтүче автомобиль юллары буйлап элемтәне көчәйткән.

Моннан тыш, компаниянең техник белгечләре магистраль челтәрне өстәмә модернизацияләгәннәр, бу әлеге предприятиеләргә хезмәт күрсәтүче база станцияләренең сыйдырышлылыгын арттырган. Нәтиҗәдә, мәгълүматларны тапшыруның уртача тизлеге арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International