20 ноябрьдә Казанда «Цифрлы Ликбез» узды

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

«Цифрлы ликбез» бөтенроссия белем бирү проекты кысаларында Казанның 51 нче мәктәбендә «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында цифрлы грамоталылык һәм киберкуркынычсызлык буенча «Челтәрдә гади электрон имза» темасына дәрес үткәрелде.

Проектны Россия цифрлар министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы һәм «цифрлы икътисад» АНО мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге төп россия компанияләре белән партнерлыкта оештыралар.

Бүген дәресне ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министры урынбасары Булат Габдрахманов һәм СКБ Контур вәкиле Никита Харитонов үткәрде.

"Цифрлы ликбез - федераль проект; ул балаларны цифрлы гигиена һәм куркынычсызлык мәсьәләләре буенча агартуга юнәлдерелгән. Проект барлык мәктәпләрне колачлый. Дәресләрдән тыш, укучылар видеоматериалларны онлайн-форматта өйрәнә ала", - дип сөйләде проект турында Булат Габдрахманов.

Казан укучыларына дәрестә гади электрон имзаның ни өчен кирәклеген һәм челтәрдә үзләренең шәхси мәгълүматларын ничек якларга кирәклеген аңлаттылар. Министр урынбасары электрон сервисларның тиз үсеше һәм аларның хәзерге кеше тормышына тирән йогынтысы турында сөйләде. Шулай ук ведомство вәкиле укучыларны мошенниклыкның яңа төрләре турында кисәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International