Татарстан Республикасында югары белем бирү программалары буенча укучылар өчен «Татарстан Республикасының Ел студенты — 2024» XX Республика премиясенә гаизалар бирү кампаниясе башланды.
Премия 2005 елдан бирле үткәрелә һәм ел саен актив гражданлык позицияле 500дән артык студентны җыя. Ул Татарстан Республикасының югары белем бирү программалары буенча белем алучы, фән, иҗат, спорт, медиа, яшьләр сәясәте, эшкуарлык, студентлар лидерлыгы, иҗтимагый эшчәнлек һәм волонтерлар өлкәсендә аерым казанышларга ия булган талантлы студентларны ачыклауга, аларга ярдәм итүгә һәм бүләкләүгә юнәлдерелгән.
Премиядә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары белем бирү мәгариф оешмаларының көндезге уку рәвешендәге югары белем бирү программалары буенча 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге укучылар, шулай ук алардан торган коллективлар, берләшмәләр яисә оешмалар катнаша ала.
Быелгы XX премиядә катнашучылар 20 номинациядә көч сынаша, шуларның иң әһәмиятлесе - «Татарстан Республикасының Ел студенты-2024» Гран-прие. Лауреатларны һәм җиңүчеләрне билгеләү читтән торып һәм көндезге этапларда узачак.
Премияне Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.