Россия Федерациясенең 32 төбәгеннән 210 катнашучыны җыйган Форум 14-20 октябрьдә Чаллы «Кванториумында» узды. Чарага илебезнең 40 шәһәреннән балалар технопаркларында белем алучылар килде. Алар командаларга берләшеп, педагоглар һәм остазлар җитәкчелегендә алты юнәлеш буенча «Социум өчен технологияләр» темасына 24 технологик проект эшләде.
Форум белем бирү чаралары һәм проектларны эшләүгә генә тукталмады. Илнең төрле почмакларыннан килгән балалар смена көннәрендә Татарстан Республикасы белән таныштылар: Казан Кремлендә һәм Бәшир Рәмие исемендәге ИТ-паркта булдылар. «Алабуга» махсус икътисади зонасында һәм «Алабуга-политех» көллиятендә булдылар, Әлмәттәге югары нефть мәктәбенә һәм «КАМАЗ-мастер» спорт командасы музеена экскурсияләрдә катнаштылар.
Беренче урынны Иске Оскол, Белгород һәм Яр Чаллыдан килгән кванторианнар командасы яулады! Аларның «БПЛА ярдәмендә территорияне төзекләндерү» проекты экспертларның иң югары бәясенә лаек булды. Икенче урынны Пенза һәм Россоши командасы тарафыннан эшләнгән «Диджей-фреза» робототехника юнәлеше буенча проект алды. Өченче урынны «Урманда учакларны һәм янгыннарны ачыклау өчен БПЛА» проекты белән Псков һәм Түбән Новгород командасы алды.