Айрат Хәйруллин BRICS Future Skills & Tech Challenge 2024 халыкара чемпионатын ачу тантанасында катнашты

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында BRICS Future Skills & Tech Challenge 2024 халыкара чемпионатын ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин катнашты.

"BRICS Future Skills & Tech Challenge чемпионаты кебек кызыклы һәм бай эчтәлекле чараны бездә үткәрү безнең өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Без Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында 17 юнәлеш буенча көндәшлек итәчәк дөньяның унөч иленең вәкилләрен һәм катнашучыларын күрүебезгә шатбыз, - диде Айрат Хәйруллин. - Ышанам ки, сез монда яхшы дуслар табарсыз, үзегезнең мәгариф учреждениеләре һәм корпорацияләр биргән нигезне, белем һәм һөнәри осталыкны күрсәтерсез. Барлык җыелма командаларга уңышлар телим. Алга!». 

Ачылу тантанасында кунакларның берсе – БРИКС эшлекле советының һөнәри әзерлек, гамәли технологияләр һәм инновацияләр буенча эш төркеме рәисе (Кытайдан), кадрлар потенциалын үстерү буенча БРИКС Альянсы Президенты, кадрлар, технологияләр һәм инновацияләрне үстерү буенчаБРИКС академиясе Президенты (Сямынь шәһәре, Кытай Халык Республикасы), Кытай делегациясе җитәкчесе доктор Лю Женьинь билгеләп үткәнчә, чемпионатта Кытайдан чемпионатка 137 катнашучы килгән. 

БРИКС эшлекле советының һөнәри әзерлек, гамәли технологияләр һәм инновацияләр буенча эш төркеме рәисе (Көньяк Африка Республикасыннан), Көньяк Африка фән һәм технологияләрне үстерү милли үзәге директоры, Көньяк Африка Республикасы делегациясе җитәкчесе Мапуле Нканува билгеләп үткәнчә, илдә бизнесны үстерү өчен кирәкле инновацион технологияләргә зур игътибар бирелә. Көньяк Африка Республикасында БРИКС эшлекле советы төрле өлкәләрдә мөмкинлекләрне киңәйтү өчен булдырылган. Мәсәлән, ул тәҗрибә уртаклашу программалары, квалификация күтәрү программалары, уку академияләре, хезмәттәшлек үзәкләре, илләр арасындагы багланышлар белән шөгыльләнә. Соңгысы кысаларында Кытай Бразилия белән хезмәттәшлек итәчәк, ә Россия – КАР (ЮАР) белән системаларны автоматлаштыру өлкәсендә. 

«Алдагы ярышларның шаһитлары чемпионатның яңа кызыклы бурычлар бирүен көтәләр. Чемпионат – БРИКС илләренең талантлы катнашучыларына игътибар җәлеп итү өчен менә дигән мөмкинлек», - дип нәтиҗә ясады Мапуле Нканува. 

Ачылу тантанасы кунагы, күнекмәләрне һәм һөнәрләрне үстерү агентлыгының халыкара эшчәнлек буенча генераль директоры урынбасары Алина Сингх BRICS Future Skills & Tech Challengeны елның иң уникаль чараларының берсе дип атады. "Чемпионат БРИКС эшлекле Советы эгидасы астында уздырыла, икенче яктан, монда сез - сайлап алу этабын узганнар - вакытыгызны компетенцияләр һәм технологияләр үсешенә багышлыйсыз. Биредә эшләнгән карарлар БРИКС илләре икътисадларына тәкъдим ителәчәк. Казанга килгән һәркемгә рәхмәт һәм уртак җиңүләр телим!».

Ачылу тантанасы кысаларында алып баручылар чемпионатта катнашучы барлык илләрне сәламләде - Әзербайҗан, Беларусь, Бразилия, Кытай, Колумбия, Сальвадор, Гана, Һиндстан, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Марокко, Филиппин, Көньяк Африка Республикасы, Вьетнам һәм Россия командалары. 

Ачылу тантанасы гадәттәгечә тантаналы ант белән тәмамланды. Аны Россия һәм Кытай ярышларында катнашучылар яңгыратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International