Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министры Айрат Хәйруллин катнашты.
"Хәзер безнең алда уникаль мөмкинлекләр ачыла. Яңа состав яңа проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. Биредә цифрлаштыру һәм элемтә өлкәсендә продукт әзерләүче компанияләр һәм оешмалары вәкилләре, ИТ өлкәсендә югары квалификацияле кадрлар әзерләүче оешмалар вәкилләре, яшьләр оешмалары вәкилләре һәм гражданнар җәмәгатьчелеге тавышын яклаучы Иҗтимагый палата әгъзалары җыелды. Бары тик уртак тырышлык белән генә без әйләнә-тирәбез, бөтен республика гражданнары һәм киләчәк буыннар өчен бәхетле һәм уңайлы тормыш тәэмин итә алачакбыз", - дип билгеләде Айрат Хәйруллин.
Чара барышында Иҗтимагый совет рәисе, рәис урынбасары, секретаре сайланды. Иҗтимагый совет составы 1,5 тапкырга арткан (элек – 12, хәзер 18). Иҗтимагый совет составына тармакның яшь җитәкчеләре дә, ветераннары да керде. Рәис итеп «Россия Почтасы» ФДУП филиалы – «Татарстан почтасы» идарәсенең элеккеге директоры Регина Кузнецова сайланды.
Утырыш барышында шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвинның 2024 елда республика икътисадының тотрыклы нәтиҗәле үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча башкарыла торган эшләр турындагы доклады тыңланды.