Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен дүшәмбе көнне 23 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә «Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында» узачак BRICS Future Skills & Tech Challenge 2024 халыкара чемпионатын ачу тантанасына чакырабыз.
Ачылу тантанасында катнашучы затлар:
- Хәйруллин Айрат Ринат улы - Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры;
- Доктор Лю Женьинь (Dr. Liu Zhenying) - БРИКС эшлекле советының һөнәри әзерлек, гамәли технологияләр һәм инновацияләр буенча эш төркеме рәисе (Кытай), кадрлар потенциалын үстерү буенча БРИКС альянсы Президенты, кадрлар, технологияләр һәм инновацияләрне үстерү буенча БРИКС академиясе Президенты (Сямынь шәһәре, Кытай Халык Республикасы), Кытай делегациясе җитәкчесе;
– Мапуле Нканува (Mapule Ncanywa) - БРИКС эшлекле советының һөнәри әзерлек, гамәли технологияләр һәм инновацияләр буенча эш төркеме рәисе (Көньяк Африка Республикасыннан), Көньяк Африка фән һәм технологияләрне үстерү милли үзәге директоры, Көньяк Африка Республикасы делегациясе җитәкчесе;
- Доктор Эса Шарахи (Dr. Esa Sharahi) - OFOGH авиация технологияләре тикшеренү үзәгенең ясалма интеллект өлкәсендә карарлар бүлеге җитәкчесе, Иран делегациясе җитәкчесе.
Аккредитация өчен журналистларның исем-фамилиясе һәм ММЧ атамасын +7 (919) 695-36-00 (Анастасия) номеры буенча хәбәр итүегезне һәм сылтама буенча теркәлүегезне сорыйбыз https://lk.inpdp.org/events/42.
Теркәлүне мөмкин кадәр алданрак узуыгызны сорыйбыз, чөнки халыкара чарага бейджлар алдан ук бастырылачак.