Билайн Татарстанның эре һәм кече шәһәрләрендә 4G тизлеген арттырды

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Билайн мобиль операторы  Татарстанда челтәрне актив үстерүен дәвам итә, аны, трафикның даими үсүе һәм клиентларның арта барган ихтыяҗларына карап, оптимальләштерә. Узган җәй айларында компания инженерлары төбәкнең 12 шәһәрендә – Әлмәт, Арча, Болгар, Алабуга, Яшел Үзән, Казан, Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Нурлат, Тәтеш һәм Чистайда инфраструктураны яңарттылар.

Техник эшләр кысаларында оператор трафик йөкләнеше югары булган урыннарда – халык күп булган йокы кварталларында, шәһәрләрнең үзәк өлешендә, социаль объектлар һәм сәнәгать предприятиеләре янында өстәмә база станцияләре төзеп кенә калмаган, ә искергән җиһазларны яңасына алыштырып, челтәрне яңарткан. 

"Интернеттан мегаполисларда яшәүчеләр генә түгел, кече торак пунктларда яшәүчеләр дә актив файдалана. Шуңа күрә, зур шәһәрләрдә челтәрне модернизацияләү белән беррәттән, без республика авылларында инфраструктурабызны ныклап үстерәбез", – дип шәрехли Казан бүлекчәсе директоры Билайн Әнвәр Шахмаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International