Цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү буенча «ИТ-диктант» бөтенроссия белем бирү акциясе 12 сентябрьдә интернет челтәрендә ит-диктант.рф платформасында узачак.
ИТ-диктант үз эченә өч дәрәҗәдәге тестны ала: башлангыч мәктәп укучылары өчен (1-4 сыйныфлар), стандарт тестлаштыру һәм алдынгы кулланучылар өчен тестлаштыру. Чара катнашучыларга мәгълүмат технологияләре өлкәсендә үзләренең белем дәрәҗәсен, шулай ук база һәм алга киткән цифрлы компетенцияләргә ия булу дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.
Диктантны оештыручы - Төмән өлкәсенең мәгълүматлаштыру департаменты. 2019 елдан чара даими рәвештә Россия Федерациясенең барлык субъектларында үткәрелә.
https://ит-диктант.рф/ сайтында теләгән һәркем диктантны яза ала