Айрат Хәйруллин Лениногорскта Татарстан Республикасы көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты

2024 елның 30 августы, җомга

Бүген Лениногорскта Татарстан Республикасы көненә, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә һәм Шәһәр көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Анда Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин катнашты.

Шәһәрдә бәйрәм чаралары көне буе дәвам итте, аларда интеллектуаль викториналар, күргәзмәләр, патриотик тематикадагы вокаль һәм хореографик композицияләр, шулай ук җирле хакимият җитәкчеләренең җылы котлаулары да бар иде. Төп геройлар – МХО ветераннары һәм катнашучылары, аларның гаиләләре.

Чараның тантаналы өлеше «Юбилейный» паркы сәхнәсендә узды: биредә бәйрәм ачылу, бүләкләү һәм концерт программасы үтте. Министр Айрат Хәйруллин районлыларны бәйрәмнәр белән котлады. Район һәм шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләренә, ветераннарга һәм нефть тармагы алдынгыларына дәүләт бүләкләре һәм Лениногорск муниципаль районы Советының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International