Татарстан Республикасы авылларын интернетка тоташтыру өчен тавыш бирү дәвам итә

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

РФ Цифрлы үсеш министрлыгы цифрлы тигезсезлекне бетерү программасын дәвам итә, соңгы дүрт елда мобиль интернетка 100 дән 500 гә кадәр кеше яшәгән 5 меңгә якын авыл тоташтырылды. Барлыгы төбәкләр халкы үзләре теләгән авылларга элемтәне тоташтыру өчен 2,5 млн тавыш биргән.

Татарстанда 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше сыйфатлы мобиль интернет белән тәэмин ителергә тиешле бер авыл торак пункты өчен үз тавышын бирә ала.

Тавыш бирү 2024 елның 5 августыннан 17 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

Түбәндәге ысуллар белән тавыш бирергә мөмкин:

1. Почта аша - РФ Цифрлы үсеш министрлыгына хат җибәрергә (123112, Мәскәү ш., Пресненская яр буе,  10, 2 бина). Аны берьюлы берничә кеше имзалый ала - һәркемнең тавышы исәпкә алыначак. Хатта исемегезне, теркәлү адресын һәм интернет үткәрергә кирәк булган торак пунктны күрсәтергә кирәк.
2. РФ Дәүләт хезмәтләре порталында - тавыш бирү өчен сервис битендә.

Тавыш бирү «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы буенча гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International