Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүче гражданнарга 1,5 млн сумга кадәр түләүләр билгеләнгән

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләү 1,5 млн.сумга кадәр арттырылды. Аны алу өчен Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән килешү төзергә кирәк.

Ахыргы сумма республикадан – 1,005 млн.сум, Россия Федерациясе Оборона министрлыгыннан – 195 мең сум, Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан – 300 мең сумга кадәр түләүләрдән тора.

Арттырылган түләүләрне МХО сугышчылары сафын тулыландырырга теләк белдергән татарстанлылар гына алмаячак. Аларны, яшәү урыннарына карамастан, илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр һәм чит ил гражданнары алырга мөмкин. Кандидатларга Татарстанга килүдә һәм хезмәт итү урынына кадәр баруда ярдәм каралган.

Башка ил гражданнарына һәм аларның гаиләләренә ИНН һәм РФ гражданлыгы алырга ярдәм итәчәкләр. Контракт төзегән һәм медицина тикшерүе узган вакытка торак һәм туклану бирелә. Хезмәткә теркәү берничә сәгатьтән ике көнгә кадәр дәвам итә.

Тулырак: https://heroes-tatarstan.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International