Татарстанлыларны веб-дизайн буенча бушлай мәктәпнең икенче агымына чакыралар

2024 елның 19 июле, җомга

МТС, цифрлы экосистема, «Поколение М» онлайн-платформасында веб-дизайн буенча мәктәпнең икенче агымын эшләтеп җибәрә. Түләүсез программа башлангыч һәм алдынгы белемле мәктәп укучылары һәм студентларга исәпләнгән һәм веб-сайтлар, уникаль кулланучы интерфейслары булдыру, дизайн һәм прототиплаштыру өчен кораллар белән эшләү дәресләрен үз эченә ала. Курс МТС ИТ-командасының конкурс биреме белән тәмамлана, аның нәтиҗәләре буенча иң яхшы «студентларны» МТСка стажировкага чакырачаклар.

"ИТ дөньясына чуму һәм төрле белгечлекләрне өйрәнү, үзеңә туры килгәнне табу өчен, мәктәп эскәмиясеннән үк башларга мөмкин һәм кирәк. Яшьләргә ярдәм йөзеннән МТС күп санлы конкурслар, турнирлар, онлайн-укулар оештыра. Татарстан егетләре - аларның актив катнашучылары. Мисал өчен, Казанның 2 нче лицее укучысы True Tech Champ программалаштыру буенча бөтенроссия олимпиадасында сигез мең эшләүче арасында өченче урынны яулады. Узган ел без «Поколение М» белем бирү платформасында веб-дизайн буенча бушлай курс эшләтеп җибәрдек һәм бу юнәлешнең яшьләр арасында зур ихтыяҗ һәм популярлыгына инандык. Без үз тормышларын ИТ белән бәйләргә, веб-дизайн буенча онлайн-мәктәпнең яңа агымында үз көчләрен сынап карарга теләгән балаларны чакырабыз", — диде Татарстандагы МТС директоры Марат Кабанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International