«Летай» база станцияләренең (БС) сыйдырышлылыгын арттырды, узган айда өстәмә рәвештә секторларда 51 тапшыру җиһазы урнаштырды. Модернизация Татарстанның 7 торак пунктында 15 телеком-объектны колачлады. Бу элемтә сыйфатын арттырырга һәм шалтыратмаучылар процентын киметергә мөмкинлек бирде.
Гадәттәгечә июньдә «Летай» Сабантуй уздыру зоналарында 4G челтәрен ныгытты. Күчмә БСлар Мөслимдә һәм Казан янындагы Мирный бистәсендә җәелдерелде, анда милли бәйрәм шулай ук БРИКС Уеннары спортчыларын, БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясендә һәм Бөтенроссия балалар фольклориадасында катнашучыларны җыйды.
Беренче мобиль элемтә Биектау районының актив төзелә торган Шигали авылында барлыкка килде. Югары Ослан һәм Буа районының Урман Морквашы кешеләре өчен элемтә сыйфаты яхшырды. Түбән Каманың «Адымнар» полилингваль гимназиясе, сәүдә үзәге һәм парк урнашкан 31 нче микрорайонында да мәйданчыкны җиһазландырып бетергәннәр. Хәзер кулланучыларның йөрү һәм шопинг вакытында медиа контенты тизрәк йөкләнә, ә тавыш трафигы тоткарлыксыз уза.
Азнакайда мобиль интернет киң җәелде. 8 ноктаны модернизацияләгәннән соң, мобиль интернет кулланучылары өчен мәгълүматларны тапшыру тизлеге 25% ка артты.