Быел җәй көне бөтен ил буйлап балалар лагерьларында гадәттәгечә «Цифрлы көн» белем бирү проекты узачак. Ул үсеп килүче буынны цифрлы һәм квант технологияләре, өлкәдәге һөнәрләр һәм ясалма интеллект алгоритмнары белән таныштыра.
«Цифрлы көн» Россия Федерациясе Президенты карары белән гамәлгә ашырыла торган «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты ярдәмендә Россия Цифрлы үсеш министрлыгы һәм Россия Мәгариф министрлыгы белән берлектә «Цифрлы икътисад» АКБО тарафыннан оештырыла. Проект балалар лагерьларында өченче җәй рәттән уза. Ел саен анда 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге 2 миллионнан артык укучы катнаша: проект кече һәм өлкән отрядларны да үз эченә ала.