Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы "Цифрлы икътисад" илкүләм проекты максатларына туры китереп, ВКонтактеда Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталының мини–кушымтасы - VK Mini Apps эшләтеп җибәрү турында игълан итә. Аны сылтама буенча файдаланырга мөмкин.
Кулыңдагы телефондагы мини-кушымта ярдәмендә бүген үк юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны Вконтакте битендә үк белергә һәм түләргә, шулай ук порталдан хәбәрләр алырга мөмкин.
ВК белән хезмәттәшлек кысаларында якындагы планнарда - табибка язылу һәм счетчиклар күрсәтмәләрен бирү. Бу күбрәк аудиторияне колачлау өчен эшләнә һәм гаджетлар белән күп вакыт үткәрергә күнеккән яшьрәк яшьтәге республика халкы өчен бигрәк тә уңайлы булачак.