МТС Россиянең иң эре ИТ-компанияләре бишлегенә керде

2024 елның 2 июле, сишәмбе

МТС, цифрлы экосистема, 2023 ел нәтиҗәләре буенча Ростех, Т1 холдингы, Fplus һәм ИКС холдинг белән беррәттән «TAdviser100: Россиянең иң эре ИТ-компанияләре» рейтингының ТОП-5енә керде. Татарстан уенчылары арасында йөз компаниядән торган рейтингка шулай ук InnoSTage һәм БАРС Груп кергән.

МТС экосистемасының 2023 елда кереме 606 млрд сум тәшкил иткән, узган елга карата 13,5% ка арткан. Компаниядә белгечләр саны узган ел 15% ка арткан һәм 8 меңнән артып киткән. 

Компаниянең рейтингтагы позицияләрен ныгытырга үз технологик платформасын үстерү ярдәм итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International