26 июльдә 10.00 сәгатьтә Аккош күле территориясендә (Казан шәһәре, Аккош урман паркы, Горький шоссесы, 121а) Халыкара система администраторы көнен бәйрәм итүгә багышланган юбилей фестивале узачак.
Фестивальне «Акыллы карарлар» Казан ИТ-компаниясе Россиянең танылган программа тәэминаты һәм компьютер җиһазлары эшләүчеләре ярдәме белән оештыра. Алар арасында - «Лаборатория Касперского», RDW Computers, 1СОФТ, Катюша, Яндекс, Qtech, IDECO, Positive Technologies һәм башка партнерлар.
Беренче тапкыр бер мәйданчыкта 20дән артык спикер җыелачак —экспертлар һәм программа эшләүчеләр, бизнес өчен комплекслы IT-чишелешләр белән тәэмин итүчеләр. Төп докладлар - бары тик актуаль темалар һәм тере кейслар гына.
Шулай ук чарада катнашучылар демо-зона белән партнерларның техник сессияләрендә катнаша алачак, ә инде кич белән милли бәйрәмнең күңел ачуыннан һәм яндыргыч шоу-программа белән ләззәтләнә алачак.