Казандагы радиотелеүзәктә профилактик эшләр узачак

2024 елның 21 июне, җомга

2024 елның 24 июненнән 28 июньгә кадәр һәм 2024 елның 1 июленнән 5 июленә кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Казанның РТРС радиотелеүзәгендә Можайский урамы, 6 адресы буенча антенна-мачта корылмасына капиталь ремонт үткәреләчәк.

Эшләр вакытында радиотелеүзәктә РТРС-1 һәм РТРС-2 цифрлы эфир телевидениесе программаларын, «Россия радиосы + Татарстан радиосы» FM-радиотапшыруларын, «Маяк» радиосын, «Вести ФМ» радиосын трансляцияләү туктатылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International