ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының цифрлы платформасы CIPR digital премиясенең җиңүчесе булды

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының цифрлы платформасы CIPR digital премиясенең җиңүчесе булды. Тантаналы бүләкләү чарасы Түбән Новгородта ЦИПР-2024 конференциясе кысаларында узды.  

Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев рәислегендәге премия жюрисы 13 номинациядә җиңүчеләрне билгеләде. Республика Экология министрлыгының цифрлы платформасы «Экология» «Цифрлы табигать» номинациясендә җиңүче булды.

Платформа: 

  • Экология министрлыгы эшчәнлегенең ачыклыгын һәм халыкның яшәү өчен уңай шартларны һәм әйләнә-тирә мохитнең торышын яхшыртуны тәэмин итә.
  • 24/7 әйләнә-тирә мохит торышын контрольдә тотарга булыша
  • файдалы казылмалар чыгаруны контрольдә тотуны автоматлаштыра
  • пычрату чыганагын (предприятиесен) билгели.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International