Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгы 2023 елда тармак эшчәнлегенә йомгак ясады

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

Бүген Бәшир Рәмиев исемпендәге ИТ-паркта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, шулай ук ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм башкалар катнашты.

Төп доклад белән – 2023 елда Татарстан Республикасында цифрлаштыру нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар турында - Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясады. 

  • Тармакның Татарстан тулай төбәк продуктына керткән өлеше - 3%
  • Тармакның керемнәр фаразы - 177 млрд сум
  • 83 % йорт хуҗалыклары чыбыклы интернет белән  тәэмин ителгән (елына +71 мең абонент)
  • 2,1 млрд сумны мобиль элемтә операторларының инвестицияләре тәшкил итте
  • Электрон хезмәтләрдән файдалануның еллык социаль-икътисади нәтиҗәсе 16,8 млрд сум тәшкил итә

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга һәм РФ Хөкүмәтенә ИТ-өлкәгә ярдәм итү карарларын кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, вакытында кабул ителгән карарлар ярдәмендә, катлаулы хәлгә карамастан, әлеге тармакны саклап калу мөмкин булды. Шулай ук ул Дмитрий Чернышенкога республикага ярдәме һәм утырышта катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

"Татарстан - цифрлы трансформация лидерлары булган төбәкләрнең берсе. Ил җитәкчелеге безгә республикада беренче Фиджитал уеннарны уздырырга ышанырңы. Бүген әлеге юнәлеш буенча җитди эш оештырылган: фиджитал-спорт федерациясе төзелде, муниципаль һәм республика ярышлары үткәрелә, шуның берсендә без бүген булдык. Бу безнең өчен сигнал - фиджитал-спортны үстерү эшен ничек көчәйтергә кирәклеге турында", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Коллегия Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен казанышларга ирешкә ИТ өлкәсе белгечләренә тапшыру белән тәмамланды.

Коллегия материаллары сылтама буенча бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International