Бүген ИТ-паркта Росия-Кытай Комиссиясенең XII элемтә һәм мәгълүмати технологияләр подкомиссиясе утырышы башланды. Утырышның рәисе – РФ элемтә һәм масскакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексй Волин һәм Кытай республикасының сәнагәть һәм мәгълүматлаштыру министры Шана Бина.
Подкомиссия Россия белән Кытай арасында элемтә һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек турында җыела. Бүгенге көннәрдә Казанда кузгатыла торган темалар – электрэлемтә, Россия һәм Кытай чигендәге радио координациясе, мәгълүмати технологияләр һәм почта элемтәсе.
Подкомиссиянең өч көнлек эшенең нәтиҗәсе булып, протокол төзү булачак. Протоколга 25 сентябрь көнне 14:30 сәгатьтә ИТ-паркка кул куячаклар. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен әлеге чараны яктыртырга чакырабыз!
Аккредитацияне 264-73-34 телефон номеры һәм yuliya.garaeva@tatar.ru электрон почтасы аша узып була.