ИТ-паркта Бизнес-инкубаторга сайлау старт ала

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Бу ялларда Казан ИТ-паркында Бизнес-инкубаторга сайлау узачак. Беренче этапта 30 проект катнашачак. Проектларның уңышлылыгынэксперт комиссия билгеләячәк.

Сайлауның экспертлары:

-       Олгер Баранник – эксперт төркемнең башлыгы. Startbase федераль системаның маркетиг буенча директоры, “Роснефть” ААҖ маркетинг буенча консультанты.

-       Игорь Рождественский – “Ингрия” Бизнес-инкубаторының директоры.Элек Ниеншанц компаниясенең маркетинг һәм реклама бүлеге җитәкчесе, Умео университетының (Швеция) үсемлекләр физиологиясе кафедрасы ассистенты, РАН машина төзелешен тикшерү институның хезмәткәре, Санк-Петербург дәүләт университетының проект менеджмент бүлеге белгече.

-        Дженнифер Трелевич –стратегии B2B-center техник стратегиянең директоры, Startbase экспертлар төркеменең башлыгы һәм региональ үсеш буенча Столыпински Үзәгенең мәгълүмати технологияләр буенча директоры. ИТ-индустрия өлкәсендә 1991 елдан бирле эшли, АКШ һәм Россия университетларына укыта.

-       Максим Чеботаерв - ФРИИ оешмасының инвестицион директоры, Go Valley! Оештыручы , "Tekmi" компаниясенең маркетинг оешмасы диреткоры булып эшләгән "ИТ-прорыв" чарасының оештыру комитетының җитәкчесе, Softline Venture Partnersның җәмгыятьчелек белән бәйләнеш департаментының башлыгы.

-       Вячеслав Воронов - «Глобальные ТехИнновации» (Global TechInnovations) ҖЧҖ консалтинг һәм профессиональ сервислар департамментының директоры.

Бизнес-инкубаторга сайлау 21-22 сентябрь көннәрендә Казан ИТ-парында булачак. Сайлауда атнашыр өчен гариза бирергә кирәк: http://bi.itpark-kazan.ru/node/223. Сезнең проект та 30 яхшы проект арасында булыр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International