РФ Массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгы РФ субъектларында федераль бюджеттан технопарк объектларын төзүгә субсидияләр алуга конкурс игълан итте. Әлеге конкурс “Россия Федерациясендә югары технологияләр өлкәсендә технопарк төзүгә” комплекс программаны тормышка ашыруның өлеше булып тора.
Сайлауда катнашуга гаризалар 2013 елның 18 сентябреннән 2 октябренә кадәр кабул ителә. Конкурс кысаларында 2,085 млрд.сум акча уйнатыла. Җиңүче регионнар ел саен 150дән 356 млн.сумга кадәр акча алачак. Конкурска программаны башк аелларда реализацияләүдән катнашкан Россия Федерациясенең субъектлары кертелә (Калуга, Кемерово, Мәскәү,Нижегородск, Новосибирск, Пенза, Самара, Төмән өлкәләре, Татарстан Республика, Мордовия һәм Санкт-Петербург), шулай ук өстә саналган регионнардан тыш, пилот инновацион территориаль кластерлар урнашкан регионнар (Архангельск, Ленинград, Свердловск, Томск, Ульян өлкәләре, Алтай, Красноярск, Пермь, Хабаровск крайлары, Башкортстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре).
Сайлауда катнашуга төрл таләпләр куела. Россиядә программаны тормышка ашыру ахырына югары технологияләр өлкәсендә 11 технопарк булдырылачак дип көтелә.
Бүгенге көндә тхнопарклар программасы кысаларында 7 технопарк эшли - Кемерово өлкәсендә (“Кузбасский технопарк”), Новосибирский өлкәсендә (“Академпарк”), Татарстан Республиканда (Казанда “ИТ-парк” һәм “Химград”, Яр Чаллыда “ИТ-парк”), Төмән өлкәсендә, Мордовия Республикасында. Бу елның көзендә тагын ике технопарк ачылуы көтелә – Пенза һәм Сара өлкәләрендә.
Конкурс документацияләр белән тулырак биредә танышып була: http://minsvyaz.ru/ru/doc/index.php?id_4=998