Иннополис Университетының үсеш планы билгеле булды

2013 елның 16 сентябре, дүшәмбе

2013 елның 8нән 14нче сентябрьгә кадәр Иннополис Университетының Казан мәйданчыгында югары санау системасы һәм аның заманча биология һәм медицинага мәсьәләләренә кушымтасы Мәктәбе үтте. Мәктәпне оештыруда Физтех һәм КБГУ да катнашты. Партнерның көчле командасы чараны югары оештыруны тәэмин итте.

Бу елны Мәктәп федераль масштабка ия булды. Казанга Мәскәү, Санкт-Петербург, Ырымбур, Чиләбе, Уфа, Йошкар-Ола шәһәрләреннән килделәр. Тыңлаучылар биотехнология проблемаларына зур кызыксыну белдерде, һәм Мәктәпкә алган материалларны үзләренең фәнни эшләреннә кулланачакларын әйттеләр.

5еллык тәҗрибә нәтиҗәсендә оештыручылар практика белән теориягә бертигез игътибар бирде.Практик санаулар читтән торып Х.М.Бербеков исемендәге Кабардино-Балкарск дәүләт университетында (Нальчик шәһәре) башкарылды. Лектор шулай ук үзара шәхси контакт һәм танышлык булдырды, бу киләчәктә Мәктәп ябылгач тикшеренүләрне дәвам итәргә кирәкле.

Тор Вергата Рим университеты профессоры  (University of Rome Tor Vergata) һәм БиоЛинк Институты директоры (Director at BioLink Institute) Паоло Ди Нардо (Paolo Di Nardo), биология өлкәсендә белгечләр буларак Казан беренче тапкыр иделәр. Ул Иннополис Университеты белән даими рәвештә хезмәттәшлек итәрәг теләк белдерде.

Мәктәпне оештыручы Алексей Лобанов: “Безне тыңлаучыларның профессиональ белемнәре юагрылыгы шаккатырды. Беренче тапкыр таләпләргә инглиз телен югары дәрәҗәдә белү куелган иде. Без Мәктәпне Иннополис Университетында башка фәннәр өлкәсендә дә кулланырга ниятлибез”, - ди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International